Меню сайта

Статистика

Онлайн всего: 15
Гостей: 15
Пользователей: 0
Календарь
«  Май 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Главная » 2014 » Май » 5 » Сценарий Утренника на татарском языке
09:03
Сценарий Утренника на татарском языке
Онытырга момкин тугел.

I куренеш

Жэйге матур тан. Кошлар сайрый.Вальс биеп сэхнэгэ Егет белэн Кыз керэ.

Егет. Нинди матур тан!

Кыз. Нинди гузэллек!

Егет. Вэгъдэлэшкэн бу конебезне мин мэнге онытмам.

Кыз. 22 июнь безнен очен истэлекле кон булыр.

Егет. 1941 ел хэтеребездэн мэнге жуелмас

Кыз.

Кур эле, салават купере сузылды

Ямь булып авылым уренэ.

Егет

Бер ягы - тугайлы инештэ,
Бер ягы - карурман кулендэ.

Кыз

Мэхэббэт купере сузылган

Безнен дэ кунелдэн-кунелгэ.

Егет

Бер башы -аерылу тонендэ,

Бер башы - кавышу конендэ.

Кинэт кошлар тавышы тына. Музыка туктый. Еракта туп шартлаган, мылтык аткан тавышлар ишетелэ.Сэхнэ карангылана. Фонограммада сугыш башлануын хэбэр итуче Левитан тавышы. "Священная война"жыры янгырый. (А.Александров муз., В.Лебедев-Кумач суз.). Прожекторлар яктысында Егет белэн Кыз пэйдэ була. Егет солдат киемендэ.

Егет

Сонгы тапкыр кичэ колде донья,
Сонгы тапкыр кояш балкыды.
Тан атмады буген, тан атмады,-
Алды жирне сугыш ялкыны.

"Солдатлар" жырынын ике куплеты янгырый. (Р.Эхмэтжанов суз., Ф.Эхмэдиев муз.)

Озатып вокзаллар каршында
Мангайдан уптелэр аналар.
Тузанлы юллардан уттелэр
Доньяны курмэгэн балалар.
Балалар керделэр утларга,
Балалар суз бирде тупларга.
Куплэре торенеп шинельгэ
Калдылар еракта йокларга.

Кыз.

Ирлэр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген олгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барсы озелеп.

Фонограммада сугыш тавышлары ишетелэ. "Первые дни войны" кинофрагменты курсэтелэ. Сэхнэгэ алып баручы чыга.

Алып баручы. Менэ шулай башланып китте тарихта тине булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таны иде. 1418 конгэ сузылачак дэhшэтле сугышнын никадэр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан эйлэнеп кайтмаячагын да эле беркем дэ белми иде.

II куренеш
Сэхнэ уртасында Солдат hэйкэле. Ул Егеткэ охшаган. hэйкэл тирэли солдат киемендэ укучылар тезелеп баскан.

АЛЫП БАРУЧЫ.
Авылыбызнын, ин-ин уртасында,
Ин матур hэм куркэм урында,
hэйкэл булып баскан солдат тора,
Винтовкасын кысып кулына.

1 НЧЕ УКУЧЫ.
Кемнэр болар, исемнэре ничек?
Белеп булмый - кайда туганнар?
Тик шунысы ачык, биеклекне
Яулаганда hэлак булганнар.

2 НЧЕ УКУЧЫ.
Берсе ята гуя ял иткэндэй
Печэн чапкан чакта болында.
Икенчесе ята бер уч туфрак
Кысып тоткан килеш кулында.

3 НЧЕ УКУЧЫ.

Оченчесе алга карап баскан,
Кочаклаган килеш каенны.
Ул эйтэ кук: фронт алга киту
Баса минем барлык кайгымны.

4 НЧЕ УКУЧЫ.

Бу билгесез корбан булучылар
Безгэ корэштэшлэр иделэр...
Сонгы салют биреп зурладык та,
Батыр булып гургэ инделэр.

5 НЧЕ УКУЧЫ.

Истэлеккэ куйган hэйкэллэрдэ
Булмасын дип бер дэ хаталык,
Без аларны уртак исем белэн -
Жинучелэр диеп атадык.
hэйкэл тавышы (сэхнэ артыннан яки магнитофон язмасында янгырый): ,
Тукта, иптэш, тукта!
Минем яннан
Тыныч кына утеп китмэ син!
Мин бит гади бер сын гына тугел.
Мин - корэшче!
Авылдашын синен, иптэшен!
Онытма син!
Бик кыйммэткэ тоште
Синен бэхет безгэ!
Шул хакта гел сойлэп тору очен
Таш сын булып, hэйкэл булып
Кайттык буген Сезгэ!

6 НЧЫ УКУЧЫ.

Купме сагышлы караш, купме куз яшьлэре курде бу
hэйкэл!

7 НЧЕ УКУЧЫ.

Купме ятим аналар hэйкэл янына килеп бу таш сынны
"балам" диеп сыйпадылар.

8 НЧЕ УКУЧЫ.

Купме тол хатыннар hэйкэл янына килеп назлы сузлэрен пышылдадылар.

9 НЧЕ УКУЧЫ.
Сугышка безнен авылдан... кеше киткэн.

10 НЧЫ УКУЧЫ.

Шул... кешенен бары... генэ эйлэнеп кайткан. Купме
авылдашыбыз чит-ят жирлэрдэ ятып калды. Алар еракта, доньянын.
торле иллэре туфрагында мэнгелек йокыга талдылар.

Сэхнэ карангылана. Прожектор hэйкэл белэн Ананы гына яктырта.

AHA. Улым! Газизем бердэн-берем. "Мин бик тиз кайтырмын, эни",
дип елмая-елмая чыгып киттен дэ югалдын. Кузлэрем исэн чакта сине кабат курермен дип ометлэнгэн идем. Кайтмадын, шул. Атан белэн бергэ еракта калдыгыз. 60 ел мин сезне котэм. 6 ел, 6 кон генэ тугел бит ул. Балам, куз нурым, кышкы озын тоннэрдэ сугыштан язган бердэнбер хатынны укып юанам.

hэйкэл тавышы.

Исендэме, энкэй, мине озатып;

Авыл кумелгэнче бардын.да,
Хэлсез кулларынны салмак кына
Болгый-болгый карап калдын, да,
Эрнетмэскэ телэп мине шунда
Елавыннан узен, тын булдын.
Тик шулай да кузен, сортер ечен
Яулык почмагына тотындын.

AHA.
Син яраткан жырларны жырлап,
Кунелемне эзрэк юатам,
Син дэ кушылып минем белэн
Жырлашасын кебек ерактан.

Укучылар башкаруында жыр. "Кичер кайта алмавымны" (Л.Батыркаева муз., Р.Фэйзуллин суз.).

Ана hэйкэлгэ чэчэклэр салып чыгып китэ. Жыр тэмамланганда Кыз-Эби керэ.

АЛЫП БАРУЧЫ.

Кузлэренне тутырып, эби, жаным,
Кемне эзлисен, син, карыйсьн?
Хэтерлэтэ синен карашларын
Канлы сугышларнын тарихын.

КЫЗ-ЭБИ.

Ялгыз башка иптэш эзлэгэн кук,
Тулган айга карый кузлэрем.
Шул ай кебек балкып йорисендер,
Кайларда син минем гузэлем?
Йолдызларга карап уйга талам,
Сине уйлап озелэ узэгем...
Сагынасынмы, эллэ оныттынмы?-
Кайларда син минем гузэлем!

1 НЧЕ УКУЧЫ. Энэ шулай газиз улларын, сойгэн ярларын, гомер иткэн ирлэрен котэ-котэ алар инде картайдылар.

2 НЧЕ УКУЧЫ. Котэ-котэ узлэре дэ гур иясе булдылар.

3 НЧЕ УКУЧЫ. Лэкин ул коннэрне оныту момкин тугел. Халык хэтере улмэде.

БАРЫСЫ БЕРГЭ. Халык хэтере - мэнгелек!

III куренеш

АЛЫП БАРУЧЫ. 1941 нче елнын 22 нче июне беркайчан да кире кайтмаячак.

ХОР БЕЛЭН.

Кире кайтмасын!
Кабатланмасын!

4 НЧЕ УКУЧЫ. Ул кон коточкыч кайгы белэн тарих битенэ язып куелды.

5 НЧЕ УКУЧЫ. Ул кон снаряд кыйпылчыклары булып кешелэрнен, тэннэрендэ йори эле.

6 НЧЫ УКУЧЫ. Култык таякларынын, протез аякларнын шыгырдавы булып колакларыбызга ишетелэ эле ул кон.

7 НЧЕ УКУЧЫ. Уллары кайтмаган аналарнын, тол калган хатыннарнын, куз яше булып кузлэребезгэ куренэ ул кон.

8 НЧЕ УКУЧЫ. "Эти!" диеп эйтергэ тилмереп ускэн сабыйларнын, каргышына торенгэн ул кон.

БАРЫСЫ БЕРГЭ. Лэгънэт яусын сина каhэр суккан сугыш!

9 НЧЫ УКУЧЫ. Чэчэктэй иртэ озелгэн гомерлэрнен каргышы тошсен сугыш башлаучыларга!

АЛЫП БАРУЧЫ. Буген бу залда сугышнын, ботен авырлыгын, анын газап-михнэтен кичергэн ветераннар, иннэренэ сугыш авырлыгын кутэргэн тыл-хезмэт батырлары утыра. (Аларнын, исемнэре санап кителсэ бик эйбэт була.)

1 НЧЕ УКУЧЫ. Данлы бэйрэм -Боек Жину коне белэн Сезне, хормэтле ветераннар! Хэзер башкарылачак жырыбыз Сезгэ бэйрэм булэге булсын!

"Жину бэйрэме" жыры. (Э.Рэшит суз., С.Садыкова муз.)

АЛЫП БАРУЧЫ.
Алыгыз, Сез, буген булэк итеп
Котлауларнын ин зур бэйлэмен
Каршылагыз тагын бик куп тапкыр
Якты Жину бэйрэмен. (Укучылар ветераннарга чэчэклэр булэк итэ.)

2 НЧЕ УКУЧЫ.

Ал нурларга торенеп кояш байый,
Уткэн юллар килэ кунелгэ,
Жинулэрне яулап алган коннэр

Онытылмаслар гомер-гомергэ.

3 НЧЕ УКУЧЫ.

Югалтулар алып килде сугыш,
Купме ирлэр кайтмый калдылар.
Шул ирлэрнен йокыларын саклап,
Ак каеннар монсу шаулыйлар.

4 НЧЕ УКУЧЫ.Авылыбыздан сугышка киткэн ... кеше туган жир туфрагына аяк баса алмады.

5 нче укучы (кешелэр саны) кеше хэбэрсез югалды.

6 нчы укучы (кешелэр саны) кеше батырларча яу кырында ятып калды.

АЛЫП БАРУЧЫ. Ватаныбыз азатлыгы, безнен, бугенге тыныч конебез очен яу кырында ятып калган авылдашларыбызны тынлык белэн искэ алыйк.

Тынлык.

7 НЧЕ УКУЧЫ.

Уйный быргылар, тындылар туплар,
Шатлык кичерэ безнен, батырлар;
Явыз дошманны алар жинделэр,
Берлин остенэ ал байрак элделэр.

"День Победы" жыры янгырый.

8 НЧЕ УКУЧЫ.
Жину коне!
Халык бэйрэм итэ.
Яз торенгэн янар комачка,
Жир чэчэклэр тезеп кукрэгенэ
Йоз балкытып карый Кояш та.

9 НЧЫ УКУЧЫ. Хормэтле ветераннар! Буген сезнен, hэркайсыгыз алдында баш иябез, мен-мен, рэхмэт Сезгэ!

10 НЧЫ УКУЧЫ.

Жину килде жирне нурга кумеп,
Шатлык белэн кузне чылатып.
Килде ул кон горур кукрэклэрдэ
Орден-медальлэрне чынлатып.

1 НЧЕ УКУЧЫ. Орден-медальлэр белэн кукрэклэре тулган сугыш каhарманнарына мен-мен рэхмэт.

2 НЧЕ УКУЧЫ.

Юлларда булыгыз, медальлэр,
Аяклар талса да тынмагыз.
Мендэргэ кучмэгез, медальлэр
Йорэклэр катында чынлагыз.

3 НЧЕ УКУЧЫ. Фронтны икмэк, кием-салым белэн тээмин итеп
торган хормэтле апалар, аналар!
Без сезгэ сокланабыз. Жинугэ керткэн олешегез эйтеп бетергесез зур. Рэхмэт Сезгэ!

4 НЧЕ УКУЧЫ.
Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкэгэ тиде авырлык.
Заман авырлыгын кутэрергэ,
Зур кайгылар баштан уткэрергэ
Зур кайгылар баштан уткэрергэ
Кайдан тылсымлы коч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнен сабырлыкка, батырлыкка
Мэнге-мэнге хэйран калырлык.

АЛЫП БАРУЧЫ.

Уткэнен утлы елларнын
Искэртеп ата таннар;
Уткэнне искэ алырга
Жыела ветераннар.

5 НЧЕ УКУЧЫ.

Кунеллэрдэ яз аенын,
Бар шатлыгы, бар яме.
Кук йозендэ - кугэрченнэр,
Илдэ - Жину бэйрэме
.
6 НЧЫ УКУЧЫ.

Жырларнын жырлыйк матурын -
Жинугэ илткэннэрен.
Вэгъдэ биреп коткэннэрен
Куз яшен сорткэннэрен.

7 НЧЕ УКУЧЫ.
Бугенге бэхет мэнгегэ
Кояштай балкып торсын,
Ил тынычлыгын саклаучы .
Солдатлар исэн булсын.

8 НЧЕ УКУЧЫ.
Батырлыгын совет солдатынын
Рэхмэт белэн искэ алабыз.
Жинулэрдэн анын, хормэтенэ
Мэнге яшэр hэйкэл салабыз.

АЛЫП БАРУЧЫ. Тагын бер тапкыр Жину коне белэн сезне, дуслар, туганнар! Хэзер бэйрэм хормэтенэ хэзерлэнгэн концерт карарга чакырабыз.

(Сценарийда фронтовик шагыйрьлэр М. Садри, Энэс Кари, Рэхим Саттар, Вэдут Мифтахов, Бари Рэхмэт hэм шагыйрьлэр Ш.Мэхмудов, Э.Рэшитов, М.Фэйзуллина, Р.Вэлиев шигырьлэре файдаланылды.)

Фэрит Вафин, Яна Кенэр мэктэбе укытучысы. Арча районы.

Сценарий к Дню победы (2)

Исмэгыйлова С. Калэмне корал итеп (Боек Жинугэ 60 ел) // Мэгариф.- 2005.- N 2.-С.10-12. - К 60-летию Великой Победы.

КАЛЭМНЕ КОРАЛ ИТЕП

Сания ИСМЭГЫЙЛЕВА, АДПУ профессоры

Залда (сэхна артында) туплар шартлавы, сиреналар улавы, самолет гулэве ишетелэ. Терле теслэрдэге утлар, бер сунеп, бер янып тора. Экранда-сугыш елларындагы фронт hэм тыл куренешлэре. Сэхнэнен, ун ягында остэл артында ике-оч хэрби сугышка китучелэрнен исем-фамилиялэрен язып тора. Экранда ки-рэкле кадрларны курсэтеп бетергэнче, аркасына биштэр аскан кызлар, егетлэр ишектэн кереп-чыгып тора. Хэрэкэтлэр сузсез бара.
Бераздан сэхнэ бушап кала. Уртага алып баручылар чыга.

1 нче алып баручы.

Тан жиллэре арыш башларыннан
Чык бортеген коеп искэндэ,
Тыныч кунел белэн колхозчылар
Жырлый-жырлый эшкэ киткэндэ,
Илебезнен армас эшчелере
Тонге сменадан кайтканда,
Кара дингез остен тан, нурлары
Ал яктылык белэн япканда, -
Фашист пиратлары илебезнен
Гадел тынычлыгын боздылар.

(М. Вэдут. "Улем фашистларга")

Туп, сирена, самолет тавышлары кечлерэк булып тагын кабатлана. Тына.

2 нче алып баручы.

Завод моржаларын алсулатып
Аткан чакта сызылып алсу тан,
Кондэгечэ тыныч хезмэт белэн
Шаулаганда безнен кин Ватан,
Кондэгечэ колхоз кырларында
Башланганда шундый кызу эш,
Котырган эт - Гитлер безгэ каршы
Сугыш ачты.

(К.Нэжми. "Фашизмга улем")

Сугыш кыры тавышлары тагын кабатлана. Тына.

1 нче алып баручы. 1941 елнын шомлы июнь коннэре иде бу... Тыныч хезмэт дэрте белэн янып, илен янадан-яна унышлар белэн куандырып торган халык туфрагына Гитлер Германиясенен кара тэреле танклары урмэлэде, авылларыбыз, шэhэрлэребез естендэ бомбалар, туплар шартлады. Халкыбыз бердэм булып дошманга каршы кутэрелде.

2 нче алып баручы.
...Котырган эт - Гитлер безгэ каршы
Сугыш ачты, лэкин бу сугыш -
Уз башына булыр ул этнен!
Фашизмга улем бу сугыш!
(К.Нэж,ми. "Фашизмга улем")

Укучылар сэхнэгэ икешэрлэп (очэрлэп) тезелгэн саф белэн "Канга-кан" жырын (Г.Насретдинов сузлэре, Ж.Фэйзи кое) жырлап керэ hэм жырны тэмамлаганда, йезлэре белэн тамашачыга борылып баса.

1 нче укучы.
Сугышка, иптэшлэр, сугышка!
Халыклар, басыгыз сафларга!
Бетен ил бер булып чыгабыз
Ватанны дошманнан сакларга!

(Э.Ерикэй. "Сугышка, иптэшлэр")

2 нче укучы.
Килеп басты ил естенэ зур куркыныч!
Яуга онди Ватан-ана уз улларын.
Нинди кеше шундый чакта ятсын тыныч,
Йорэгендэ тыеп ачу тавышларын?

(Э. Исхак. "Бер адым да чигенмэбез"

1 нче алып баручы. Бетен ил халкы, бер
булып, дошманга каршы кутэрелде. Татарлар да бу изге керэшнен алгы сафында булды.
2 нче алып баручы. Советлар Союзы Маршалы Р. Малиновский болай дип искэ ала:
(Сэхнэ артыннан микрофон аша олкэн яшьтэге ир-ат тавышы ишетелэ.)
"Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын hэм офицерларын куп курдем, hэм аларнын сугышта какшамас ныклык курсэтулэренэ hэм корыч ихтыярларына hэрвакыт сокландым. Советлар Союзынын бэйсезлеге ечен алып барыла торган боек керэшебездэ татар халкы узенен сугыш эшендэ чыдам hэм батыр йорэкле солдатлары белэн бетен армиябез каршында хермэт казанды".

1 нче алып баручы. Маршал Л.Говоров та безнен халык турында югары фикердэ булган.
(Микрофоннан олкэн яшьтэге икенче бер ир-ат тавышы янгырый.) "Совет Татарстаны немец-фашист илбасарларга каршы чын патриотларча кыюлык hэм фидакарьлек белэн корэшкэн фронтовик уллары белэн горурланырга хаклы".

2 нче алып баручы. Атаклы язучы hэм публицист Илья Эренбург "Татарлар" дигэн зур мэкалэ язып чыга. Анда мондый юллар бар:
"Фриц-шайтаннарга каршы керэшкэ дуслар бара: алар рус егетлэре белэн татар егетлэре. Аларнын дуслыгы сугыш утында тикшерелгэн, сыналган. Аларнын дуслыгы - немецлар улеме".

1 нче алып баручы. hэp солдат кебек, язучылар да Конбатыш Европа иллэрен гизгэн керэшчелэр булды. Халыкны явыз дошманга каршы изге корэшкэ чакыру, фашистларнын ерткычлыкларын бетен доньяга фаш иту, илебез солдаты, тыл батырлары кунелендэ жинугэ ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нэфрэт хислэре уяту эшлэре эдиплэргэ йоклэнгэн иде.

2 нче алып баручы. Барлык миллэт язучылары...
3 нче укучы. Радиода эшлэделэр...
4 нче укучы. Патриотик жырлар, шигырьлэр, хикэялэр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар...
5 нче укучы. Уз эсэрлэре белэн купменле армия аудиториясендэ, колхозларда, клубларда, госпитальлэрдэ чыгышлар ясадылар...
6 нчы укучы. Фронтта hэм тылда...
7 нче укучы. Корэшнен алгы сафында...
8 нче укучы. hэрконне алып барылган бу эш безнен куп язучыбызнын ижатын курелмэгэн югарылыкка кутэрде.
9 нчы укучы. Суз - миллионнарча штыклар булып атакага барды; суз - артиллерия залпы кебек, куэтле янгырады: hэркем йерэгенэ утеп кереп, жинунен безнен якта булачагына ышаныч уятты...

10 нчы укучы. Суз - батыр илнен hэp карыш жире ечен канны да, жанны да кызганмыйча керэшергэ, кыю, тапкыр, батыр булырга ендэде.
11 нче укучы. Суз - пропагандист булды, халыклар арасында дуслыкны ныгыту ечен тырышты.
1 нче алып баручы. Боек Ватан сугышы елларында татар язучылары, Советлар Союзынын барлык эдиплэре белэн бергэ, дошманга каршы кэрэште, башка миллэт эдиплэре кебек ук, немец басып алучыларына каршы керэште кулларына корал тотып та, калэмнэре белэн дэ актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсэтте. Килэчэктэ эсэрлэр, героик саллы образлар тудыру ечен, рухи азык, рухи чыныгу тэрбиясенен югары мэктэбен утте.

(Микрофоннан тантаналы ант иту интонациясендэ эйткэн сузлэр ишетелэ.)

"Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда калэм hэм корал килеш, данлыклы Кызыл Армия сафына кушылырбыз hэм барлык энергиябез, белемебез hэм талантыбыз белэн соекле Ватаныбыз ечен тормышыбызны да кызганмыйча керэшербез" ("Кызыл Татарстан" газетасыннан. 1941 ел, 25 июнь).
"Кызыл Армия сафына чакырылгач та, топ хэрби эшем белэн бергэ, Ватан сугышы темасына багышланган эдэби-ижат эшемне актив дэвам иттем. Бу деньякулэм тарихи керэштэ уземнен бетен сэлэтем белэн совет сугышчы-ларынын батырлыкларын гэудэлэндерергэ тырыштым". (Ф. Кэрим)

2 нче алып баручы. Татар эдиплэрен hэp жирдэ: рядовой солдатлар арасында, команда составында hэм, элбэттэ, хэрби корреспондентлар сафында. фронт газеталары редакциялэрендэ очратырга момкин иде. Алар фронт газеталарынын ин актив хезмэткэрлэре булды.
1 нче укучы.
Солдат булып кулга корал алдым,
Куркынычта илем язмышы, -
hэp кайгыдан естен шушы кайгым,
hэp кайгыдан авыр hэм ачы.
(Г. Хужи. "Туган жир")

1 нче алып баручы. Солдат кунелендэге изге хислэр hэркем ечен кадерле, якын булып, ышанычлы янгырады.
2 нче укучы.
Походка киткэндэ куп газап чиксэ дэ,
Сыкранмый сугышчы йерэге,
Дошманны бетеру, тынычлык китеру -
Шул анын кыйммэтле булэге.
(Н.Арсланов. "Походка киткэндэ")

(Сэхнэгэ укучылар чыга. "Поход жыры" (Э. Исхак сузлэре, М. Мозаффаров кое) башкарыла.)

3 нче укучы.
Юк, кермэбез hичкайчан без богауларга!
Юк, йермэбез хурлык кигэн йокне тартып!
Яшэгэнче башны иеп дошманнарга,
Без белэбез: кукрэк киереп улу артык.

(Э. Исхак. "Бер адым да чигенмэбез")

Сэхнэдэгелэр янына солдат киемендэ ике укучы чыгып, укучыларга честъ бирэ. Икесе бергэ:
Борчылмагыз, дуслар, намус белэн
Без утэрбез Ватан кушканны,
hэм утэрбез илнен чиклэреннэн,
Тар-мар итеп явыз дошманны.
(Э. Исхак. "Сугышчылар жыры")

(Аннары икесе дэ солдат биюе башкара.) Залга тезелеп баскан укучылар арасыннан
ике кыз"сугышчылар"га яулык булэк итэ. 1 нче кыз уз егетенэ:
Я, хуш, бэгърем, сау бул хэзергэ,
Мин каламын синен эшендэ.
Син жинеп кайт усал дошманны,
Таптамасын газиз Ватанны!
Шундый телэк сина мин телим,
Кузлэреннэн тагын бер убим.
(Ш.Маннур. "Саубуллашу жыры")

(Кызлар сугышчыларны озата чыга, залдагы укучылар кул болгап кала.)

2 нче алып баручы. Ватанга тугрылык - мэхэббэткэ да тугрылык дигэн суз ул. Ватан язмышы очен керэш чорында мэхэббэт, дуслык, туганлык хислэре зур сынау кичерэ. Мондый изге мэсьэлэне шигъри суз дэ читлэтеп утэ алмады. Ул ялкынлы тойгыларны, зур гражданлык жаваплылыгы хислэрен утемле итеп чагылдыра алды.
4 нче укучы М.Жэпилнен "Хуш, акыллым!" шигырен укый.
5 нче укучы.
Сак бул, иркэм, хислэр сыналганда
Мэхэббэтен hич суынмасын.
Мин юк чакта берэр сынар карга
Синен талга килеп кунмасын.
Мин бит синен яшьлек сафлыгынны
Кулга корал тотып саклаучы;
Сугышларда кайгы-шатлыгымны
Синен исемен белэн баглаучы.
(Ш.Модэррис. "Сак бул, иркэм")

1 нче алып баручы. Сугышта хатын-кызларыбыз да сынатмады: алар яралыларны утлы кырлардан алып чыкты, сугышчыларны дэвалады.
6 нчы укучы.
Сугышларда безне саклар ечен
Ут куйнына барып керэсез.
Кирэк чакта - hичбер кызганмыйча, -
Гомерегезне хэтта бирэсез.
(Ш.Модэррис. "Безнен кызлар")
7 нче укучы.
Кемне курэм... таныш татар кызы,
Куздэ шатлык яше ташыды;
Ул яралы, жылы кулы белэн
Кукрэгенэ кысты башымны.
Гуя мине бэхет дулкынында
Тирбэлдерде туган Иделем
Минрэу бетте, кеч уянды канда:
"Кайда минем мылтык?" - дидем мин.
(Ф.Кэрим. "Кайда минем мылтык")
8 нче укучы.
Аерылышу очен тагын
Бэлки гомергэ,
Ике сойгэн, ике
Кушылды бергэ.

(Сэхнэнен ике ягыннан санитарка киемендэге кыз hэм солдат киемендэге егет бер-берсе каршына йегереп чыгалар.)

Кыз. Ничек? Кайдан?
Егет. Без hожумгэ
Барабыз алга!
Э син?
Кыз. Ярдэм курсэтергэ
Яралыларга. (Алар хушлашалар. Кыз монаеп кала.)
9 нчы укучы.
Шартлый иде тирэ-якта
Дошман туплары;
Оча иде баш остендэ
Улем уклары.

(Кыз янына сугышчылар йогерешеп керэ hэм анын белэн жылы хушлашып, тагын йогереп чыгып китэлэр.)

1 нче сугышчы. Мин ашыгам...
2 нче сугышчы. Хуш, матуркаем!
3 нче сугышчы. Мин дэ ашыгам,
Хуш, батыркаем!
(Э.Исхак. "Очрашу")

. (Кыз аларны оэата чыга.)

Сэхнэгэ бер теркем укучы чыгып, шэфкать кызлары биюен башкаралар.
Пэрдэ тешэ. (Сценарийнын ахырын укытучы узе дэвам итэ ала.)
Категория: На Татарском Языке | Просмотров: 605 | Рейтинг: 0.0/0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]